

Яңа ел төнендә Башкортстанда 13 янгын чыккан, һәлак булучылар юк, 4 кеше җәрәхәтләнгән, дип хәбәр итә БР буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.
Янгын сүндерүчеләр 31 кешене коткарган, шул исәптән 5 баланы, тагын 51 кеше янгын вакытында эвакуацияләнгән.
Янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.
P.S.Соңгы мәгълүматләр буенча, янгыннарда 2 кеше һәлак булган, 1 җәрәхәтләнгән, 10 кеше коткарылган, 5әү эвакуацияләнгән. Барлыгы 18 ут чыгу очрагы теркәлгән. Игътибарлы булырга, якыннарыбызны һәм үзебезне сакларга онытмыйк!
Фото: РБ буенча МЧС