Хәвеф-хәтәр
29 декабрь 2021, 10:34

Өйдә самогон аппараты шартлагач, тәрәзәләр ватылып беткән

Самогон аппараты аш бүлмәсендә плитәдә торган килеш шартлаган.

Өйдә самогон аппараты шартлагач, тәрәзәләр ватылып беткәнӨйдә самогон аппараты шартлагач, тәрәзәләр ватылып беткән
Өйдә самогон аппараты шартлагач, тәрәзәләр ватылып беткән

Түбән Камада яшәүче кешенең фатирында самогон аппараты шартлаган. Гадәттән тыш хәл 27 декабрьдә кич белән булган. Бу турыда НТР 24 каналы хәбәр итте.

Урынга коткаручылар чакырганнар. Шартлау өченче каттагы фатирда була, ут та, төтен дә чыкмый. 

Самогон аппараты аш бүлмәсендә плитәдә тора. Коткаручылар ачыклаганча, җылынган чакта аппараттагы парлар шартлаган.

Бәхеткә, фатир хуҗасы — 59 яшьлек ир-ат зыян күрмәгән. Шартлау дулкыны тәрәзә пыялаларын ватып бетергән.

Фатирда конструкцияләр җимерелмәгән. Газ җиһазлары ватылмаган, газ чыкмаган, диелә хәбәрдә. 

Чыганак: "Интертат"

Читайте нас