

29 декабрь иртәсе башкалабыз Уфа мәктәпләрендә укучылар өчен янә күңелсез башланып китте. 30 мәктәптә балаларны эвакуацияләгәннәр. “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, билгесез кешеләр мәктәпләрнең электрон почталарына биналарда шартлаткыч матдәләр булырга мөмкин дигән хәбәрләр җибәрә.
“Соңгы мәгълүматлар буенча, Уфаның 3, 5, 7, 9, 11, 14, 19, 75, 22, 25, 36, 37, 38, 45, 46, 47, 75, 115, 149 санлы мәктәпләре хакимиятләре электрон почталарына бинага бомба урнаштырылган дигән хәбәрләр килгән. Шәһәрнең барлык тиешле махсус хезмәтләре объектларга юнәлтелгән. Объектлар хакимиятләре укучылар эвакуациясен оештырган”, – дип хәбәр иткән агентлыкның үз чыганагы.
1 санлы лицей укучыларын күрше балалар бакчасына урнаштырганнар. 18 санлы мәктәп укучыларын да чыгарганнар – алар ата-аналары белән өйләренә кайтып киткән. 1 санлы гимназиядә дә шул ук хәл. Бүген мәктәпләрдә балалар түземсезләнеп көткән Яңа ел утренниклары үтәргә тиеш иде. Хәзер инде бәйрәм чаралары үтү-үтмәү мөмкинлеге билгесез...
Чыганак: bashinform.ru