Хәвеф-хәтәр
29 декабрь 2021, 06:42

Үсмер тәрәзәдән сикергәнме?

Берүк терелә күрсен!

or71.ruor71.ru
Фото:or71.ru

Уфаның мәгълүмат-диспетчер үзәгенә кичә, 28 декабрьдә, Революцион урамының 70 санлы йортын подъезды түбәсендә үсмер ята дигән хәбәр килә.

“Уфаның гражданнарны яклау идарәсенең эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре 12 яшьлек малайны подъезд козырегыннан алып төшәләр һәм ашыгыч ярдәм медикларына тапшыралар. Үсмерне башкала дәваханәләренең берсенә илтәләр”, – диелә Идарәнең матбугат хезмәтендә.

Малайның югарыдан  егылганда хас була торган тән җәрәхәтләре алуы билгеле. Вакыйганың сәбәпләре ачыклана.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас