

Кичә, 27 декабрьдә, Чишмәнең Чишмә поселогында шырпы белән уйнавы аркасында бер бала коточкыч нык пешкән.
БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында хәбәр итүләренчә, 2009 елгы малайның башы, муены, күкрәк читлегенең өске өлеше һәм куллары җитди пешкән.
“Әлеге вакытта бала пешүләр бүлегенә китерелгән. Аның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә”, – диләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Вакыйга вакытында бала йортта ялгызы булган.
“Ут белән шаяру – балалар үлеменә китерә торган янгыннарның иң киң таралган сәбәпләре, – дип кисәтә коткаручылар. – Гадәттә моның белән бәйле күңелсез вакыйгалар балаларны караучысыз калдырган очракта килеп туа”.
Чыганак: bashinform.ru