

Осетиядә стоматолог булып эшләүче 32 яшьлек Аида Т. йөкле вакытта коронавирус йоктыра һәм һәлак була, табиблар аның баласын коткарып кала. Яшь хатын 7 айлык йөкле вакытта үлә. Башта ул коронавирусны өйдә дәвалап маташа. Табиблар фикеренчә, ул хастаханәгә ярдәм сорап соң килә, шуңа күрә фаҗига килеп чыга.
«Табиблар бернинди кагыйдә дә бозмаган. Мөмкин булган барлык медицина ярдәм күрсәтелгән. Кызганычка каршы, фаҗига пациентның ярдәм сорап соң мөрәҗәгать итүе белән бәйле», — дигәннәр төбәктәге Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Аида үзе стоматолог булып эшләгән. Аны әйләнә-тирәдә бик яхшы белгәннәр. Биредә яшәүчеләр аның коронавирус белән авырганын да белми калган, бар да көтелмәгәндә булган.
Аиданың баласы исән-сау, аның гомеренә куркыныч янамый, диелә хәбәрдә.
Чыганак: "Интертат".