Хәвеф-хәтәр
26 декабрь 2021, 11:03

ЮХХДИ киңәш итә

Башкортстан юлларында.

ЮХХДИ киңәш итәЮХХДИ киңәш итә
ЮХХДИ киңәш итә

Башкортстан юлларында.

 

Буран чыгу сәбәпле, республика юлларында хәлләр яхшы түгел.  Кайбер районнарда ишеп кар ява, кайбер урыннарда көчле буран. Федераль билгеләнештәге һәм республика юлларында чикләүләр кертелде. Ашыгыч йомышыгыз гына булмаса, юлга чыкмагыз. Һава торышы яхшыруын көтегез, диләр.

Әлеге вакытта юлларда йөрү, чынында да, хәвефсез түгел- 10 метр арада берни күренми, буран себертә, юлга сала. Алдагы машинаны урап узу кебек һәм башка - бүгенге көн өчен хәвефле маневрларга да шартлар чикле. Хәвефсезлек каешын эләктерергә онытмагыз.

Юлларда ЮХХДИ инспекторлары кизү тора.

Мондый шартларда нинди оста водитель булып, нинди текә машина йөртүеңә карамастан, акыл һәм сабырлык белән хәрәкәт итү кирәк. Бер кыенның- бер рәхәте: бүген юлларда машиналар аз!

Кичәдән бирле ял итүче автотранспортны  көрт күмгән. Дүшәмбе иртәсе,  үз тимер атын иярләп чыгарга теләгән бөтен водительләр өчен дә,  яхшы гимнастикадан башланыр, мөгаен. Юлларыгыз имин булсын!

Юл ялгышларны гафу итми. Исән- сау йөрегез. Алай да, ниндидер ярдәм кирәк булуы ихтимал. Ул очракта:235-84-02, 233-27-31 яки 237-84-80, 237-02-02. телефоннары буенча шалтыратыгыз.

ЮХХДИ киңәш итә
ЮХХДИ киңәш итә
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас