Хәвеф-хәтәр
26 декабрь 2021, 15:15

Кыш холкын күрсәтә!

Кайда үтеп була, кайда – юк!

Кыш холкын күрсәтә!Кыш холкын күрсәтә!
Кыш холкын күрсәтә!

Кайда үтеп була, кайда – юк!

 

Р-240 трассасында  хәрәкәт тәнәфесе 20:00гә кадәр гамәлдә булды, "Урал" М-5тә хәрәкәтне чикләү 22:00гә кадәр озайтылган. М-7дә бетерелгән.

Башкортстан Республикасы территориясендә барлык типтагы транспорт чаралары өчен хәрәкәтне туктату түбәндәге трассаларда кертелде:

 

 - Р-240 трассасында 17нче  километрдан (аэропортка борылыш)  280нче километрга кадәр. 

 

Пассажир автобуслары, маршрут таксилары, җиңел таксилар, йөк транспорты өчен хәрәкәтне чикләү озайтылды:

 

- М-5 «Урал» 1194нче (Самара өлкәсе белән чик) - 1281нче (Октябрьский) һәм 1363нче километрдан  (Иске Богады)  1548нчегә кадәр (Чиләбе өлкәсе белән чик).

 

Исегезгә төшерәбез:   бүген иртәннән М-5, М-7, Р-240 Ырынбур федераль трассаларында буран сәбәпле транспорт хәрәкәтенә чикләү кертелгән иде. Ул пассажир автобуслары, маршрут таксилары, җиңел таксилар, йөк транспортына кагылды. Хәзерге вакытка чикләүләр гамәлдә кала, алар М-7 федераль юлында гына бетерелде.

Бүгенге хәлләр күпләрдән: "Юл газабы -гүр газабы!" - дип әйттергәндер... 

 

 

Кыш холкын күрсәтә!
Кыш холкын күрсәтә!
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас