

Әстерханда COVID-19лы авырулар дәваланган хастаханә реанимациясендә янгын чыгу нәтиҗәсендә ике кеше (42 яшьлек Лариса Шашкова һәм 70 яшьлек Валентина Проваленко) һәлак булган. Бу хакта махсус хезмәтләр мәгълүматларына таянып ТАСС хәбәр итә.
Агентлык чыганагы сүзләре буенча, калган пациентларны эвакуацияләгәннәр. Янгын мәйданы 15 кв.м. тәшкил иткән, ачык яну чыганагын пожарныйлар сүндергән.
Янгын 24 декабрьдә, җомга иртәсендә дәваханәнең беренче катында кызыл зонада чыккан.
Ул ковидлы пациентларның туганнары аларны менә терелә-менә терелә дип өметләнгәндер дә бит, тик кызганычка каршы, бар да күңелсез тәмамланган...
Чыганак: lenta.ru