+21 °С
Болытлы


Якутиядә 50 градус суыкта 78 мең кеше утсыз һәм җылысыз калган.
Төбәкнең Хөкүмәтендә хәбәр итүләренчә, “Майя-Чурапча” линиясендә авария була. 83 торак пункты утсыз кала. 78 251 кеше, шуларның 24 535е балалар, утсыз һәм җылысыз утырып калганнар. Дизель электростанцияләрен кабызып, биш районда резерв чыганаклар эшли башлаган, әмма ике районда аны тәэмин итә алмаганнар.
Әлеге вакытта авария нәтиҗәләре бетерелгән.
Чыганак: kam.business-gazeta.ru