

Кичә кич Сибайда теркәлгән юл авариясендә каза күрүчеләр бар, дип хәбәр итәләр БР буенча ЮХХДИ идарәсенең матбугат хезмәтендә.
“Беренчел версия буенча, “Лада Гранта” руле артындагы 26 яшьлек егет Аскар-Әлмөхәммәт-Сибай юлының 57нче километрында ат көтүенә барып менгән. Авария нәтиҗәсендә водитель, аның пассажирлары – 24 яшьлек кыз һәм 16 яшьлек мәктәп укучысы – дәваханәгә озатылган. Ике терлек үлгән. Вакыйга урынына тиз арада полиция килеп җиткән. Алар һәм башка хезмәтләр авария сәбәбен ачыклаячак”, – диләр ведомствода.
Чыганак: bashinform.ru