Хәвеф-хәтәр
17 декабрь 2021, 05:14

Үз-үзенә операция ясаган

Табиблардан ярдәм көтеп ала алмагач, пенсионерка шундый адымга барган.

www.kp.ru Үз-үзенә операция ясаганwww.kp.ru Үз-үзенә операция ясаган
Үз-үзенә операция ясаганwww.kp.ru

Ленинград өлкәсендә үз-үзенә операция ясаган пенсионерка ханым өч атнадан якты дөнья белән хушлашкан. 90 яшьлек Клавдия Петрова ЛЕНИНГРАД блокадасын кичергән кеше. Яманшеш белән авырый башлагач аның эчке органнарына су җыела башлый. Табиблар коронавирус аркасында операцияне кичектерә. Әмма авыртуларга түзәлми башлагач, пенсионерка үзенә-үзе операция ясарга була. Корсагын берничә урыннан тишеп, суын чыгарырга маташа. Оныгы хәбәр итүенчә, пенсионерканың эчке органнарына метастазалар киткән. - Табибларга берничә тапкыр алып бардык. Алар әле берсенә, әле икенчесенә җибәрделәр. Шулай итеп, бер кабинеттан икенчесенә йөри-йөри арып беттек, ярдәм итүче булмады,- дип сөйләгән оныгы. - Картәниебез телевизордан коронавирус турында күп тыңлый иде, хастаханәгә илтсәк, ул безне күрми торалмасмын дип уйлаган...

Чыганак: www.kp.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас