+21 °С
Болытлы


Бүген, 17 декабрьдә, иртәнге сәгать 8дә Уфа-Ырынбур автоюлындагы "Ял кафесы" тукталышыннан "Металлобаза"га кадәр аралыкта 3 автомобиль юл һәлакәтенә эләккән.
Алар аркасында тагын 15ләп транспорт механик зыян күргән. Хәзерге вакытта бу урында башкаланың ЮХХДИ хезмәткәрләре һәм башка ашыгыч хезмәтләр эшли. Бу хәлнең сәбәпләре ачыклана.
Әлеге урында ике юнәлештә дә хәрәкәт итү авыр, бөке барлыкка килгән.