

Галимнәр фаразлавынча, Көнбатыш Антарктидада урнашкан Туэйтс бозлыгы якын киләчәктә тотрыклылыгын югалтырга һәм 5 ел эчендә җимерелергә мөмкин. Кыямәт көн бозлыгы тулысынча җимерелгән очракта, диңгезнең глобаль дәрәҗәсенең 0,6 метрга кадәр күтәрелүенә китерүе ихтимал. Бу зур хәвеф тудыра.
Мәгълүматларга ярашлы, бозлыкның шельф өлеше елына 2 километрга кадәр тизлектә ярыла. Әгәр ярыклар бозлыкның диңгез төбендәге нигезендә пәйда булган ярыклар белән кисешсә, бозлыкның нибары 5 ел эчендә җимерелүе мөмкин.
Галимнәр, Антарктиданың тиз хәрәкәтләнүче һәм тотрыксыз бозлыгы булуы сәбәпле, Туэйтсны Кыямәт көн бозлыгы дип атаганнар. Бу бозлык бүгенге көннән үк диңгезне 4 процентка күтәрүгә үз "өлешен" салган. Глобаль җылыту аркасында Антарктиданы юучы суларның температурасы күтәрелүе бозлыкның Көньяк океанга тулысынча җимерелеп төшүеннән тыш, башка күп бозлыкларга да тотрыксызлык китерүе мөмкин дигән фикердә галимнәр.