Хәвеф-хәтәр
17 декабрь 2021, 14:17

Егетнең гомере өзелгән

Әбҗәлил районының Биккол авылында бүген юл һәлакәте булган.

Егетнең гомере өзелгәнЕгетнең гомере өзелгән
Егетнең гомере өзелгән

Бүген, 17 декабрьдә, Әбҗәлил районының Биккол авылында HOWO самосвалы белән LADA Kalina бәрелешкән.

Зур машина руле артында Магнитогорскида яшәүче 30 яшьләр тирәсендәге егет утырган(әлегә аның исем-шәрифе билгеле түгел), ә җиңел машина белән Белорет районында яшәүче 48 яшьлек ир идарә иткән. "Юл һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел автомобиль йөртүче ашыгыч медицина ярдәме килгәнче үлгән. Вакыйга урынында полиция хезмәткәрләре бу аянычлы хәлнең сәбәпләрен ачыклый", - дип хәбәр ителә Дәүләт комитетының матбугат хезмәтендә.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас