Хәвеф-хәтәр
16 декабрь 2021, 08:34

Ни өчен малларны юкка чыгаралар?

"Безгә нәрсә эшләргә?” – дип хафалана сыерсыз калганнар.

vet.admin-smolensk.ruvet.admin-smolensk.ru
vet.admin-smolensk.ru

Бүген кешеләр генә түгел, маллар арасында да әледән-әле йогышлы авырулар  таралып тора. Шушы көннәрдә Благовар районындагы кошчылык заводында грипп аркасында 90 мең баштан артык каз һәм үрдәкне юкка чыгарырга мәҗбүр булганнар.

Баймак районының Беренче Төрекмән авылында исә мөгезле малларга төпледерматит авыруы йокты. Әлеге чир чит илдән сатып алынган мөгезле вак терлеккә ияреп килгән, диделәр. Вирусның мутацияләнгән формасы яшен тизлегендә таралган һәм авылдагы малларның яртысына диярлек йоккан. Ни кызганыч, 1,5 меңнән күбрәк баш малны юкка чыгарырга туры килгән.

Урындагы халык шунда ук “ни өчен малларны юкка чыгаралар, безгә нәрсә эшләргә?” дип хафага төште. Бу атнада премьер-министр Андрей Назаров үткәргән киңәшмәдә дә әлеге мәсьәлә күтәрелде. Республика белән идарә үзәге командасы кешеләрне борчыган сорауларга җавап әзерләгән иде.

“Төпле дерматит – бик йогышлы авыру. Бу очракта зарарланган малга вакцина эшләү ярдәм итми. Бердәнбер юл – авыру малларны юкка чыгару.

Ветеринар хезмәтнең бурычы – якын-тирә авылларның мөгезле эре малларын саклау. Шуңа күрше авылларда малларга вакцина ясау башланды.

Ә Беренче Төрекмән халкына азык-төлек җыелмасы китерелә. Чөнки кешеләр итсез һәм сөтсез калды. Тиздән алар югалткан маллары өчен базар хакына ярашлы компенсация алачак”, – дип аңлатма бирелде.

Киләчәктә мондый хәл кабатланмасын өчен Илшат Фазрахманов район башлыкларына көтүлекләргә контроль булдыруны, бар малларны исәпкә алып, аларны ветеринар хезмәт системасына электрон теркәүне оештырырга кирәк дип киңәш итте. Районнарда тере малны һәм аларга азыкны сату-сатып алу ветеринар хезмәт белән килешеп башкарылырга тиеш.

“Шунысы хәвефле – кош гриппы һәм дуңгызларның африка чумасы вируслары кыргый табигатькә күчте. Анда ул контрольсез рәвештә яңадан яңа территорияләргә тарала. Безнең белән чиктәш төбәкләрдә дуңгызларда африка чумасы ачыклану очраклары бар. Шуңа республика территориясендә чир таралуга юл куймаска кирәк”, – диде Андрей Назаров.

Әйткәндәй, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү буенча Башкортстан Русиянең алты эре төбәгенә керә. Бүген республикада 900 меңнән күбрәк баш мал һәм кош-корт исәпләнә. Һәм аларны чирләрдән сакларга кирәк, дип басым ясады премьер-министр.

***

Малларда теге яки бу чир билгеләре күрсәгез, тиз арада ветеринар хезмәтләргә хәбәр итәргә кирәк.

Кайнар линия телефоны – 8 800 77 55 828.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас