Хәвеф-хәтәр
15 декабрь 2021, 05:56

Үз-үзенә ут төрткән хатын үлгән

Вакыйга 9декабрьдә булган иде.

02.mchs.gov.ru02.mchs.gov.ru
Фото:02.mchs.gov.ru

Ул иртәдә  Октябрь проспектында урнашкан тимер юлчылар дәваханәсе янында 64 яшьлек бер ханым киеменә ут төртеп, үз-үзенә кул салырга теләвен язган идек. 

Суицид кылырга теләгәндә ул яшисе килмәве турында кычкыргалаган. Беренче ярдәмне аңа дәваханә хезмәткәрләре күрсәткән. Өстендә дөрләп янган киемнәрен алар огнетушитель белән сүндергәннәр. 90% тәне җитди пешкән хатынны пешү үзәгенә озатканнар.

Һәм менә бүген төнге сәгать 3.00тә  әлеге  хатынның үлүе билгеле булды. Моңа кадәр аның хәле авыр һәм тотрыксыз дип бәяләнгән иде. Атнага якын вакыт реанимациядә ятса да,   хәлләре алга булмаган.

Үз-үзенә ут төрткән хатын сумкасында хушлашу хаты язып калдырган. Хаттан күренүенчә, аның психик халәте тотрыклы түгел. Дөрес булса, хатын башка варислар белән йорт өчен судлашып йөргән.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас