

13 декабрьдә Саратов өлкәсенең Маркс районындагы Александровка авылында дүрт кеше билгесез матдә белән агулан. Алар барысы да үлгәннәр.
Иртә белән табиблар килгәндә өйдәге өч яшьлек малай, биш яшьлек кыз инде үлгән була. Аларның җиде яшьлек абыйсы һәм 23 яшьлек туган апалары аңсыз яткан. Аларны хастаханәгә алып китәләр. Иртәнгә малай вафат була, аннары 23 яшьлек кыз да үлә.
Аларның нәрсә белән агулануы әлегә билгеле түгел. Белгечләр өйдәге барлык әйберләрне һәм азык-төлекне тикшерә. Өйдә газ колонкасы, казан һәм плитә бар. Тик газ хезмәте вәкилләре бүлмәләрдә зарарлы матдәләр булмавын ачыклаган, диелә хәбәрдә.
Русия Тикшерү комитетының Саратов өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итүенчә, җинаять эше ачылган, тикшерү эшләре бара.
Чыганак: "Интертат".