Хәвеф-хәтәр
14 декабрь 2021, 04:55

Бәрелешкәннәр дә янгын чыккан

Юл газабы – гүр газабы.

БР буенча ЮХХДИнең матбугат хезмәтеннән.БР буенча ЮХХДИнең матбугат хезмәтеннән.
Фото:БР буенча ЮХХДИнең матбугат хезмәтеннән.

 “Бүген, 14 декабрьдә, 05.20 сәгатьтән алып М-5 “Урал” федераль трассасының Иглин авылы янындагы өлешендә (1497 км) барлык транспорт чаралары хәрәкәте туктатылды. Урап узу юлы Иглин авылы аша оештырылган”, – дип хәбәр итәләр “Приуралье” юл идарәлегенең матбугат хезмәтендә.

Республика буенча ЮХХДИнең матбугат хезмәтендә  федераль трассаның бу өлеше махсус техника килә алсын һәм тикшерү эшләрен үткәрер  өчен туктатылган дип аңлаталар.

Исегезгә төшерәбез, юлның ул өлешендә ике фура бәрелешкән һәм янгын чыккан. Авариядә бур фураның  водителе һәм икенче йөк машинасының пассажиры һәлак булганнар.

Бер фура 14 тонна мандариннар төягән булса, икенчесе буш булган.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас