Хәвеф-хәтәр
14 декабрь 2021, 06:28

Арыслан ике яшьлек кызның кулын тешләгән

Баланың әтисе, моны күргәч, комага киткән.

agentmdk.ruagentmdk.ru
Фото:agentmdk.ru

Йәмәндә ата-ана ике яшьлек кызлары белән зоопаркка килгән. Кыз бала юлбарыс яшәгән вольерның рәшәткә арасына кулын тыккан һәм ерткыч сабыйның кулын тешләп өзгән. Кызын фотога төшереп торган әтисенең күз алдында булган бу хәл. Юлбарыс авызында кызының кулын күргән ата кеше, һушын югалтып, комага киткән. Аларның икесен дә дәваханәгә озатканнар.

Хокук саклаучылар ата кешене һәм зоопарк хакимиятен фаҗигадә гаепле дип тапкан. Алар зоопарк хакимияте зоопаркка килүчеләрнең, аеруча җәнлекләргә якынрак үрелергә тырышучы балаларның хәвефсезлегенә салкын карый дигән фикердә.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас