

Башкортстанның Благовар районындагы кошчылык заводы грипп аркасында 90 мең баштан артык каз һәм үрдәксез калган.
Бу хакта республиканың авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов хәбәр ите. Аның әйтүенчә, Башкортстанда кош гриппы 5 урында теркәлгән.
Исегезгә төшерәбез, октябрь башында безнең төбәккән кошлар өчен хәвефле грипп килеп керде. Туймазы районындагы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бик күп йорт кошлары үлде. Тагын бер хуҗалык 5 мең баш казсыз калды. Республика Башлыгы указы белән районнарда карантин игълан ителде.
“Безнең предприятиеләргә вирус килеп эләгүнең төп сәбәбе авыл хуҗалыгы кошларының кыр кошлары белән очрашуына бәйле. Шулай ук йорт кошларын асрауга җавапсыз карау, кош-корт азыгын сатуда контроль булмау кебек күренешләр дә күңелсез хәлләргә китерә, – ди Илшат Фазрахманов. – Инфекция арытаба да таралмасын өчен кошларны бикләп тотарга, аларны каядыр илтәргә кирәк булса, ветеринар хезмәтләр белән киңәшләшергә кирәк”.
2021 елда илдә авыл хуҗалыгы хайваннарының хәвефле чир йоктыруларының 1,7 мең очрагы теркәлгән. Аларның 295е Идел буе федераль округында булган.