Хәвеф-хәтәр
13 декабрь 2021, 07:03

Юлга кинәт йөгереп чыккан

Мондый хәлдән беркем сакланмаган шул...

БР буенча ЮХХДИ идарәсеннән.БР буенча ЮХХДИ идарәсеннән.
Фото:БР буенча ЮХХДИ идарәсеннән.

 Әбҗәлил районында Аскар-Дәүләт автомобиль юлының 2 километрында Volvo 440 руле артындагы 60 яшьлек водитель   58 яшьлек ирне бәрдергән.

ЮХХДИнең төбәк идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ир юлны рөхсәт ителмәгән урында чыккан. Кызганычка каршы, юлны чыгучы ир шунда ук үлгән.

Водитель сүзләренчә, ир юлга кинәт чыккан.

Вакыйганы тикшерә башлаганнар. Аның нәтиҗәсендә авария сәбәпләре ачыкланачак, диләр ведомствода.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас