Хәвеф-хәтәр
12 декабрь 2021, 10:53

Инспекторларга буйсынмау һәлакәткә китергән

Дустының машинасын урлап китеп авария ясаган.

Инспекторларга буйсынмау һәлакәткә китергәнИнспекторларга буйсынмау һәлакәткә китергән
Инспекторларга буйсынмау һәлакәткә китергән

Бүген, иртәнге сәгать өчләр тирәсендә, Уфаның Октябрь революциясе урамында, юл инспекциясенең игътибарын VAZ-21099 җәлеп итә, аның йөртүчесе юл хәрәкәте кагыйдәләрен боза. Бу машинаны туктатырга карар итәләр. Шофер туктарга җыенмый һәм артка китеп каршы юлга чыгып хәрәкәт итә башлый. Инспекторлар маякларны һәм махсус тавыш сигналын кабызып, машинаны куа башлыйлар. Машина йөртүче хокук саклау органнары хезмәткәрләренең туктау таләпләрен санга сукмыйча, киресенчә тизлекне арттыра һәм хәвефле маневрлар ясап  светофорның кызыл утына да игътибар итмичә башка юл йөрүчеләрнең гомерен куркыныч астына куя. Минһаҗев һәм Октябрьның 50 еллыгы урамнары киселешендә кызыл утка чыгып Mazda 6 машинасы белән бәрелешә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ВАЗ машинасының 29 яшьлек йөртүчесе һәм аның 24 яшьлек пассажиры вакыйга урында үлә. ВАЗ машинасы йөртүчесенең таныклыгы булмаган. Моннан тыш, мәрхүмнең дусты йортыннан машина урлаганлыгы ачыклана. Аяныч вакыйганың сәбәпләрен тикшерү эшләре бара.

Бу очракта андый дустың була күрмәсен диясе генә килә. Бер дустының машинасын урлаган, икенчесенең гомерен өзгән...

Чыганак: Башинформ

Фото: Башинформ

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас