Хәвеф-хәтәр
10 декабрь 2021, 20:51

Егет белән кыз 21 ел элек югалганнар

Эзсез югалучылар бик күп шул дөньяда...

White County Sheriff's OfficeWhite County Sheriff's Office
Фото:White County Sheriff's Office

АКШның Теннеси штатында дайвер 21 ел элек суга баткан егет белән кыз калдыкларын тапкан.

2000 елда  18 яшьлек Эрин Фостер белән 17 яшьлек Джереми Бехтел хәбәрсез югалган. Соңгы тапкыр аларны Спарта шәһәрендә машинада китеп баруларын күргәннәр. Тикшерү озак еллар дәвам иткән, әмма яшьләр эзсез югалган.

 

Югалган кешеләрне эзләү белән шөгыльләнүче Джереми Сайдс шәхси тикшерү эшен башлаган. Ул шәһәрнең сулыклары исемлеген төзегән һәм көймәдә аларның төпләрен махсус корылмалар белән тикшерә башлаган. Бер сулыкта ул машинаны ачыклый була һәм табылдыкны тикшерер өчен сулык төбенә төшә. Нәтиҗәдә Сайдс 21 ел элек югалган егет белән кызны машина эчендә таба.

Дайвер бу хакта полициягә хәбәр итә, тикшерүчеләр кешеләр калдыкларына суд-медицина экспертизасы үткәрә. Югалган яшьләрнең туганнарына да вакыйгадан хәбәрдар.  

Сайдс файдалы булуыма шатмын  һәм  әлеге табылдык мәрхүмнәр гаиләләренә аз булса да җиңеллек китерер дип өметләнәм дигән. Шулайдыр да инде... 2 дистә ел дәвамында билгесезлектә яшәүне күз алдына китерү дә читен.

Чыганак: lenta.ru

 

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас