Хәвеф-хәтәр
10 декабрь 2021, 07:35

Үз-үзенә ут төрткән

Якты дөньялардан кем туйган?..

02.mchs.gov.ru Үз-үзенә ут төрткән02.mchs.gov.ru Үз-үзенә ут төрткән
Үз-үзенә ут төрткәнФото:02.mchs.gov.ru

Ишеткәнсездер инде, кичә иртән, 9 декабрьдә Октябрь проспектында урнашкан тимер юлчылар дәваханәсе янында 64 яшьлек бер ханым киеменә ут төртеп, үз-үзенә кул салмакчы булган. Суицид кылырга теләгәндә ул яшисе килмәве турында кычкыргалаган. Беренче ярдәмне аңа дәваханә хезмәткәрләре күрсәткән. Өстендә дөрләп янган киемнәрен алар огнетушительдән сүндергән. 90% тәне җитди пешкән хатынны пешү үзәгенә озатканнар.

Тикшерү комитеты бу вакыйга буенча тикшерү эше башлаган.

Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматы буенча, җитди пешкән хатын исән.

“Пациент хатынның хәле авыр, әмма стабиль дип бәяләнә. Ул реанимациядә”, – диләр ведомствода.

“Башинформ” агентлыгына үз чыганагы хәбәр итүенчә, хатын сумкасында хушлашу хаты язып калдырган. Хаттан күренүенчә, аның психик халәте тотрыклы түгел. Дөрес булса, хатын башка варислар белән йорт өчен судлашып йөргән.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас