Хәвеф-хәтәр
10 декабрь 2021, 12:32

Биш кеше хастаханәдә ята

«ГАЗель» белән Тoyota Land Cruiser бәрелешкән. Юл һәлакәте Стәрлетамак районында булган.

Биш кеше хастаханәдә ятаБиш кеше хастаханәдә ята
Биш кеше хастаханәдә ята

«Башинформ» агентлыгына БР буенча ЮХХДИ матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, Стәрлетамак районындагы Уфа-Ырынбур юлында «ГАЗель Некст» автобусы Уфа ягына китеп барганда Тoyota Land Cruiser 200 машинасына килеп бәрелгән.

Юл һәлакәте нәтиҗәсендә биш кеше хастаханәгә озатылган. Газельдә тугыз кеше булуы мәгълүм, водитель нык кысылган дип хәбәр ителә. Вакыйга урынына ЮХХДИ, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре, шулай ук коткаручылар килгән.

"Коткаручылар тиз арада килеп җитеп, шоферны тартып чыгарганнар, пассажирлар алар килгәнче үзләре чыккан", — дип хәбер иткәннәр БР буенча Гадәттән тыш Хәллер министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Авариянең сәбәпләре билгеләнә.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас