

Кичә кич Система-112 Шалтыратулар эшкәртү үзәгенә Чишмә районының Алкино-2 авылында урнашкан гараж кооперативында машинада ике кеше тончыккан дигән хәбәр килеп ирешә.
Кызганычка каршы, фаҗигадә бер егет һәлак булган һәм яшь кыз җитди зыян күргән. Аны дәваханәгә озатканнар. Беренчел мәгълүмат буенча, яшьләр угарный газ белән агуланган. Вакыйганың төгәл сәбәпләре ачыклана, диләр БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында.
“Хөрмәтле гражданнар! Угарный газның исе дә, төсе дә юк, әмма аның аз гына микъдары да үлемгә китерергә мөмкин. Шуңа күрә двигателе эшләп торган машинаны гаражда җылытырга яисә ремонтларга ярамый”, – диләр ведомствода.
Чыганак: bashinform.ru