Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
7 декабрь 2021, 13:50

«Миңа берни булмый». Чаллы мәктәбендә укучы кыз өченче кат тәрәзәсеннән сикергән

12 яшьлек кыз сыйныфташы белән бәхәсләшкән булган.

rassvetnews.ru
Фото:rassvetnews.ru

Чаллыдагы 39 нчы мәктәптә укучы 12 яшьлек кыз бала өченче кат тәрәзәсеннән сикергән.

Сайт чыганагы белешмәсе буенча, балалар дүртенче дәрес беткәч, ашханәгә бара. Аннары класс бүлмәсенә кайткан чакта, алтынчы сыйныф укучысы яшьтәше белән бәхәсләшә. Ул «тәрәзәдән сикереп төшәм дә миңа берни дә булмый» ди. Сыйныфташы кызны сикермәскә үгетләп карый, ләкин кыз тәрәзә төбенә менә дә аска сикерә.

Хәзер баланы Кама балалар медицина үзәгенең травмотология бүлегенә салганнар. Аның хәле стабиль дип бәяләнә. Табиблар сүзләренчә, кыз «күлмәкчән туган», аның исән калуын могҗиза дип аңлаталар. Сынган урыннары төзәлгәнче, ул хастаханәдә ятачак, диелә хәбәрдә.

Әлеге вакыйгадан соң, прокуратура тикшерү башлаган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

«Якынча белешмә буенча, 12 яшьлек кыз сыйныфташлары белән бәхәстән соң, тәрәзәдән сикергән. Бала исән, хастаханәдә», — ди Чаллы прокуроры Дмитрий Ерпелев. 

Чыганак: "Интертат". 

Читайте нас: