Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
5 декабрь 2021, 18:38

Төзек булмаган автобуслар ник маршрутка чыга?

Уфада пассажир автобусының тәгәрмәчләре төшеп калган.

Төзек булмаган автобуслар ник маршрутка чыга?
Төзек булмаган автобуслар ник маршрутка чыга?

Социаль челтәрләрдә Башкортстан башкаласы кешеләре Октябрь проспектында булган  хәлнең видео язмасын куйганнар. Шаһитләр әйтүенчә, Башавтотранс пассажир автобусының ике тәгәрмәче хәрәкәттә иткәндә сүтелеп төшкән. Транспорт автобуслар өчен махсус юлдан хәрәкәт иткән. Бәхеткә, пассажирларның берсе дә җәрәхәтләнмәгән. Бер тәгәрмәч кырдагы полосадан тәгәрәп барып тратуарга чыгып киткән. Ниндидер хикмәт белән тәгәрмәч машиналарга да кешеләргә дә зыян салмаган. Җәмәгать транспорты ёщр кцн техник къзщтеп маршрутка чыга дип ышандыралар. Бу автобусны нинди игътибарлысы тикшерде икән?

Чыганак:Башинформ

Фото БашДТП

 

 

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: