Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
5 декабрь 2021, 17:05

Шәһәр эчендә дә бәрелеп үләләр

Уфада “Лада” хуҗасының гомере өзелде.

Шәһәр эчендә дә бәрелеп үләләр
Шәһәр эчендә дә бәрелеп үләләр

Соңгы көннәрдә һава торышының кинәт үзгәреп торуы нәтиҗәсендә,  юлларда аврияләр саны янә артты. Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе идарәсе даими кисәтеп торуга карамастан тизлекне киметергә теләмәүчеләр авриягә эләгеп торалар. 4 декабрьдә, Уфаның Орджоникидзе районында, 44 яшьлек ир -ат авариядә үлде.

Вакыйга Кольцевая урамында була. “Лада” водителе югары тизлектә Боткин урамына таба хәрәкәт иткәндә, юлдан читкә чыгып агачка бәрелә. Зыян күрүче ашыгыч ярдәм килгәнче үк вафат була. Авриянең  шартлары тикшерелә.

Алдагы көннәрдә кинәт суытачак, юлларда бозлавык хасил булачак. ЮХХДИ юлларда игътибарлы һәм сак булырга өнди.

Чыганак:gorobzor.ru

Фото:gorobzor.ru

 

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: