Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
5 декабрь 2021, 11:42

Корбаннарны искә алыйк

Пермь краенда “Хромая лошадь” төнге клубындагы фаҗигагә – 12 ел

Чыганак: nakanune.ru Корбаннарны искә алыйк
Корбаннарны искә алыйкФото:Чыганак: nakanune.ru

 

Нәкъ 12 ел элек, 2009 елның 5 декабрендә, берничә минут эчендә 100дән артык кеше үлде, күпме кеше мәңгелеккә гарип булып калды...

Төнге клубта пиротехник шоу вакытында ут чаткысы түбә тактасына тия һәм янгын чыга. Башта берни аңламаган кешеләр арасында паника башлана, барсы да чыгу өчен ишеккә ябырыла. Кемдер егыла, аның өстеннән йөзләгән кеше йөгереп үтә... Кемнеңдер йөзе пешә, эчке органнары... Агуланып, янып, тапалып якты дөнья белән хушлашалар... 

Бу фаҗига 156 кешенең гомерен өзде, 80 кеше имгәнде.

Бүген Пермьдә аларны искә алдылар. Һәлак булганнарга куелган һәйкәлгә балаларын югалткан ата-аналар чәчәкләр салырга килде. 

10 ел урын өстендә ятканнан соң һәйкәлгә 157нче һәлак булучының исеме язылды...

Фаҗигадә гаепле дип табылганнар үз хөкемнәрен алды: клубның элеккеге иясе Анатолий Закны суд 9 ел да 10 айга ирегеннән мәхрүм итте. 2018 елның сентябрендә ул 8 ел да 8 ай колониядә утырганнан соң шартлы рәвештә иреккә чыгарылды. Фаҗига корбаннарына 158 млн. сум әхлакый зыян күләмен түләмичә Лондон шәһәренә яшәргә китте.

2017 елда “Хромая лошадь”нең элеккеге арт-директоры Олег Феткулов та иреккә чыкты, дип язган иделәр. Башкарма директор Светлана Ефремова, пиротехник компания директоры Сергей Дербенев, пиротехник Ингорь Дербенев та амнистиягә эләгеп иреккә чыктылар.

Чыганак: nakanune.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: