Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
2 декабрь 2021, 14:46

Яшүсмер мәктәптә инша язган вакытта үлгән

Аллаһ сакласын!

professionali.ru
Фото:professionali.ru

Подмосковьеның Люберцы шәһәрендә йомгаклау иншасы вакытында вафат булган укучы үлеменең сәбәпләре билгеле булды. Үлемнең сәбәбе-тромб өзелү. Хәзер Россия Тикшерү комитеты хезмәткәрләре әлеге фаҗиганың төгәл шартларын билгели.

Исегезгә төшерәбез,  мәктәп укучысы йомгаклау иншасын язган вакытта вафат була. Ул тәрәзә янында урнашкан парта артыда берүзе утыра, ә укучыларны күзәтеп йөрүче укытучы, сыйныф буенча йөри. Малай кинәт идәнгә ава. Күзәтүче аның янына килә ярдәмгә чакыра. Укытучыга ярдәмгә Мәктәп укучыларының берсе килә. Үсмерне коткарып булмый.

Чыганак: "Ватаным Татарстан"

Читайте нас: