Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
27 ноябрь 2021, 00:23

Юлларда сак булыйк!

Дәүләкән районы юлында ике машина бәрелешеп, 50 яшьлек хатынның гомере өзелгән.

Юлларда сак булыйк!

Юл һәлакәте 26 ноябрьдә, кичке сәгать 7нчеләрдә Чишмә, Кыргыз-Миякә юлында теркәлгән."Опель белән йөк машинасы бәрелешкән. Авариянең сәбәбе әлегә билгеле түгел. "Опель" пассажиры - 50 яшьлек хатын ашыгыч медицина ярдәме машинасы килгәнче алган тән җәрәхәтләреннән вафат булган. Һәлакәттә шулай ук ике водитель һәм ике пассажир зыян күргән, аларга медицина ярдәме күрсәтелгән.

Автор:Каспранова Ләйсән