+21 °С
Болытлы


Башкортстанда бер комбинат сөт продуктларын куллану яраклылыгы чыккан чималдан җитештергән. Бу хакта Россельхознадзорның республика буенча идарәсе хәбәр итә.
Тәртип бозу “Бөре сөт продуктлары комбинаты”нда булган. Тикшерү барышында Россельхознадзор белгечләре ультрапастеризацияләнгән сөт җитештергәндә предприятиедә срогы чыккан сөт куллануларын ачыклаган.
Нәтиҗәдә хәвефле продукцияне сатуга чыгару туктатылган. Комбинат җитәкчелегенә штраф салынган, дип яза ufa.aif.ru басмасы.