Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
25 ноябрь , 11:45

Шалтыратуга җавап биргән һәм... фатирсыз калган

Ходаем, аек акыл, саф зиһеннән аерма бәндәләреңне.

Шалтыратуга җавап биргән һәм... фатирсыз калганФото:https://news102.ru

Уфада яшәүче бер ханым гади телефон сөйләшүеннән шок хәлендә! Аферистлар капканына эләгеп,  42 яшьлек хатын фатирыннан да колак каккан,  җитмәсә,  үз өстенә өч зур кредит  алган.

        Полициядә ул  үзенә хокук саклау органнары хезмәткәре булып  билгесез ирнең  шалтыратуы турында  сөйли. Сөйләшүдә шулай ук икенче әңгәмәдәш дә катнашкан.  Анысы үзен  кредит учреждениесенең  хәвефсезлек  хезмәте хезмәткәре  дип таныштырган. Бу икәү хатынга ниләр сөйләгәннәрдер, нинди сүзләр белән үгетләгәннәрдер, ничек кенә булмасын, алар үз максатларына ирешкәннәр.

    Аларның һәркайсы үз ролен бик яхшы уйнаган – хатынны үзләренең күрсәтмәләрен төгәл  үтәргә  кирәклегенә  ышандырганнар. Аңын шулкадәр томалаганнар, ул хәтта нинди  банк  белән эшләвен дә ачыклап тормаган – “ыһ” та итми, үз өстенә өч зур кредит рәсмиләштергән һәм шул ыңгайдан  фатирын да сатып җибәргән...

       Барлык акчаларны, ә бу 6,5 миллион сумга якын, ул аферистлар күрсәткән счетларга җибәргән. Ходаем, аек акыл, саф зиһеннән аерма бәндәләреңне.

Фото: nevs102

Автор:Таҗиева Руфина