Хәвеф-хәтәр
24 ноябрь 2021, 07:25

Салсаң, сал акчаңны шикле биржаларга

Башкортстанда яшәүче бер хатын шулай иткән һәм бер тиенсез калган.

https://news102.ru Салсаң, сал акчаңны шикле биржаларгаhttps://news102.ru Салсаң, сал акчаңны шикле биржаларга
Салсаң, сал акчаңны шикле биржаларгаhttps://news102.ru

     Барысы да гади генә башланган: инвестицион стратегияләрнең зур керемнәре Белорет якларында  яшәүче 47 яшьлек хатынның акылын томалаган, шуның аркасында ул миллион сумнан артык акчасыннан  мәхрүм калган.

     Көннәрдән бер көнне хатынга инвестиция компаниясеннән көтелмәгән шалтырату булган  һәм ягымлы тавышлы ир-ат хатынга: “Әгәр акчаларыгызны безнең биржага салсагыз, искитмәле зур табыш алырсыз”  дип аның алдында ачылачак мөмкинлекләрне матур итеп сурәтләгән. Озак үгетләргә туры килмәгән -  брокер компаниясенең танылган исеме дә, халыкара биржа булуы һәм алыначак зур  керемнәр дә  үз ролен уйнагандыр...

       Хатын озак уйлап тормаган, күрсәтелгән счетка үз запасларыннан миллион сумнан артык акчаны күчереп тә куйган. Ләкин ярык тагарак алдында калган шул. Эх, уйлап бетермибез шул.

Фото чыганак: news102.ru   

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас