

БР буенча ЮХХДИдә хәбәр итүләренчә, кичә Бүздәк районында М5 “Урал” автомобиль юлының 1356нчы километрында ике йөк фурасы катнашлыгында авария теркәлгән. “Volvo” фурасы белән идарә итүче 44 яшьлек Новосибирск кешесе каршыга килүче “МАН” фурасы белән бәрелешкән. “МАН” руле артында Чиләбе өлкәсендә яшәүче 58 яшьлек ир булган.
Кызганычка каршы, тарнспорт һәлакәтендә алган җәрәхәтләр нәтиҗәсендә “МАН” водителе медиклар килгәнче үк һәлак булган. Вакыйганың нечкәлекләрен ачыклау бара.
Әйе, кыш җитте. Юлларда водительләрне генә түгел, җәяүлеләрне дә хәвеф сагалап тора. Аеруча җепшек кардан соң тротуарларда да, юлларда да бозлавык булганда. Берүк сак булыгыз, дуслар! Ходай Тәгалә дә бит сакланганны саклармын дигән...
Чыганак: bashinform.ru