

Самарада яшәүче 48 яшьлек Александр Шарм-эль-Шейхта ялгызы ял иткән. Бар да яхшы кебек булган. Хатыны белән элемтәдә булган, аңа “яратам” дип язган. Ял иткән вакытта бер тапкыр ниндидер килешмәгән ризык ашап агуланган да.
“Сибирь” авиакомпаниясе очкычы биеклеккә күтәрелә башлагач, ир бәдрәфкә керә. Якынча 15 минут үткәч, стюардессалар Александрның юклыгына игътибар итә. Бәдрәф ишеген ача алмагач, пассажирлар аны петлялардан салдыра. Самолет пассажирлары арасында 3 табиб булган. Алар Александрны һушына китерергә тырышып карый, әмма инде соң була.
Самолет Каһирә аэропортына төшкәч, ашыгыч ярдәм медиклары ирнең үлемен раслый.
Коточкыч хәл. Кызганыч, якты дөнья белән хушлашкан кеше үзенең үлеме белән килеп туган проблемаларны белми, якыннары һәм туганнары хәсрәтен күрми. Аннары самолет тулы кешеләрне (балалар да бар) коткыга салырсыңмы? Каһирәдә ашыгыч ярдәм якташыбызның үлемен раслагач, мөгаен аның мәетен моргка илтерләр. Шулай итеп, гаиләсенә аның гәүдәсен туган якка алып кайтып җирләү мәшәкате дә өстәлә. Эгоистларча булган бу. Бары тик үзен генә уйлаган...
Чыганак: lenta.ru