

Мәскәү янындагы Щелковода бер ир супермаркетта бер хатынның чигәсенә сугып җибәргән - янәсе дә, хатын аның юлын “тележка”сы белән каплаган. Бу хакта РЕН ТВ телеканалы хәбәр итә.
Чыганак мәгълүматлары буенча, сатып алучылар арасындагы низаг иң башта урындагы кибетләрнең берсендә башланган. Башта ир шаһитлар күз алдында хатынга һөҗүм итәргә җөрьәт итмәгән. Ул аның кибеттән чыгуын көтеп торган да, урамда янына килеп, гафу үтенүен таләп иткән. Аннары суккан. Зыян күрүченең сүзләренә караганда, иркәй аның чигәсенә шундый көч белән суккан, хатынның хәтта ярты бите шешеп чыккан. “Боксер суккан кебек иде сугуы. Шапкам һәм капюшоным булмаса, үләр идем”, - дигән хатын.
Һөҗүм иткәннән соң, җинаятьче шунда ук билгесез юнәлештә качып китә. Полиция аны таба алмаган. Ир моңа кадәр бу кибеткә еш килеп йөрсә дә, аны бүтән биредә күрмәгәннәр.