Хәвеф-хәтәр
19 ноябрь 2021, 06:38

Сургутка вахтага китеп үлгән

Ул Башкортстаннан булган...

https://newsbash.ruhttps://newsbash.ru
https://newsbash.ru

Вахта алымы белән Сургутта эшләүче Башкортстан кешесе фаҗигале рәвештә үлгән. Бу хакта республиканың Хезмәт инспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эш шунда: 7 ноябрьдә 37 яшьлек башкортстанлы кунакханәдә сугыша. Аны авыр тән җәрәхәтләре белән ашыгыч рәвештә дәваханәгә илтәләр. Кызганычка каршы, табиблар ирне коткара алмый – ул дәваханәдә җан бирә.

Шунысы билгеле: мәрхүм йөк ташулар белән шөгыльләнүче компаниядә һәр җирдә йөрүче машина (вездеход) водителе булып эшләгән.  

Әле вакыйганы Дәүләт хезмәт инспекциясе тикшерә.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас