

Татарстанның баш токсикологы Алия Насыйбуллина белдергәнчә, комада һәм ИВЛда булган Башкортстаннан килгән студент кыз исән калган очракта да гомерлеккә сукыр калачак. Бу хакта Kazanfirst басмасы хәбәр итә.Хәтерегездә булса, Казан шәһәрендә 1999-2003 елларда туган 13 яшь кешене ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар иде. Зыян күрүчеләрнең хәлен табиблар уртача һәм авыр дип бәялиләр. Агуланучылар арасында Казан вузларында белем алучы Башкортстан студентлары да бар.ТР буенча Тикшерү идарәсендә метанол белән агуланган студентларның ялгышып исерткеч эчемлек урынына "незамерзайка" эчүләрен ачыклаганнар.16 ноябрьдә зыян күрүчеләрнең берсе танышы аша спиртлы сыеклык салынган 5 литрлы шешә сатып алган һәм аны каршеринг автомобиле багажнигына коттеджга алып барган.Коттеджда бер студентның туган көнен үткәрергә ниятләгән булганнар. Студентлар багажниктан исерткеч урынына "незамерзайка" салынган шешәне алып кергәннәр, дип фаразлыйлар.
Чыганак: tnv.ru