Хәвеф-хәтәр
19 Ноября 2021, 08:23

Эльбрус Нигъмәтуллинның машинасын талаганнар

Җинаятьчене полицейскийлар таба алырмы?

Эльбрус Нигъмәтуллинның машинасын талаганнарЭльбрус Нигъмәтуллинның машинасын талаганнар
Эльбрус Нигъмәтуллинның машинасын талаганнар

"Русиянең иң көчле кешесе" исемен йөртүче Эльбрус Нигъмәтуллин социаль челтәрләрдә машинасы белән булган күңелсез хәл турында сөйләгән.

Чиләбедә аның 2015 елда чыгарылган "Нива"сын талаганнар. "Алгы пыяласын куптарып алып китәргә уйлаганнар, тик бу эш килеп чыкмаган - пыяла чатнаган. Кодлы йозакны ватканнар һәм бензинын агызганнар һәм берничә әйберне урлаганнар.

Полиция 3 сәгатьтән соң килеп, минем матди хәлем турында сорашты, тик минем алда бернинди тикшерү эшләре дә үткәрмәде. Мәсәлән, якында күзәтү камералары бар - кызыксынмадылар, бармак эзләрен төшермәделәр, сакчыдан да сорашмады.

Полицейский үзен видеога төшерергә рөхсәт итмәде, суд белән яный башлады. Полиция мондый вак-төяк эш белән шөгыльләнмидер инде. Дуслар, ничек уйлыйсыз, бу очракта полиция ярдәменә өметләнергә буламы?",- дип язган ул Instagram сәхифәсендә.

Чиләбе өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, җинаять эше кузгатылган.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас