Хәвеф-хәтәр
17 ноябрь 2021, 17:35

7 яшьлек кыз бала боз астына киткән

Күл уртасында ул нишләп йөргән?

Шәһәр хакимиятеннәнШәһәр хакимиятеннән
Фото:Шәһәр хакимиятеннән

Бүген Иван Якутов исемендәге парктагы Солдатское күлендә 7 яшьлек кыз бала боз астына төшеп киткән. БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, баланы уфалы Денис Наумчик коткарган. Ир сүзләренчә, ул балалары һәм хатыны белән паркта йөргән. Һәм бер мизгелдә ярдан 20 метр ераклыкта күлдә кызның боз астына китеп маташуын күрә. Денис шунда ук баланы коткарырга ташлана, үзе дә суга төшеп китә, әмма балага кадәр йөзеп бара һәм аны ярга алып чыга. Гаилә суга баткан кызның киемнәрен киптерер һәм аны җылытыр өчен үзләре белән өйләренә алып кайта. Гадәттән тыш хезмәтләргә вакыйга турында фатирдан хәбәр итәләр.

Соңрак кыз баланың паркта өлкәннәрсез генә ялгызы йөрүе ачыклана. Коткарылган кызны дәваханәгә алып китәләр, әнисе аны шуннан килеп ала. Коткарган кызның  әнисенә Денис үзе шалтырата, кызның телефоныннан сим-картаны үзенең телефонына куеп.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында ирне бүләкләргә ниятлиләр.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас