Хәвеф-хәтәр
15 ноябрь 2021, 16:45

Юллардагы хәлләр борчуга сала

Көннәрнең кинәт бозылуы, хәлләрне аеруча катлауландырды.

Юллардагы хәлләр борчуга салаЮллардагы хәлләр борчуга сала
Юллардагы хәлләр борчуга сала

Юл харәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе идарәсе агымдагы елның 10 аенда республика юлларындагы хәлләргә күзәтү ясады. Саннар бер дә тынычланырлык түгел. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәттә уздырылган оператив киңәшмәдә моңа аерым басым ясады. Төбәк җитәкчесе әйтүенчә, юлларда хәзергә хәл авыр. Радий Хәбиров 2021 елда аварияләрдә үлүчеләр санын киметү мөмкин булмавын таныды. “Юл – транспорт һәлакәтләре саны кимеде, ләкин үлүчеләр саны артты. Бу мине бик борчый”,- диде ул киңәшмә барышында. Ул моның күп сәбәпләре булуын һәм бу юнәлештә эш дәвам итәчәген белдерде.

Ун ай эчендә республика территориясендә 3090 юл-транспорт вакыйгасы теркәлде, аларда 409 кеше үлде, 3768 кеше җәрәхәтләнде.

Аварияләрнең төп күрсәткечләренең үсеше (аварияләр, үлүчеләр һәм җәрәхәтләнүчеләр саны) Сибай, Күмертау, Әлшәй, Архангель, Бишбүләк, Бөре, Борай, Бөрҗән, Гафури, Ярмәкәй, Зилаер, Kалтасы, Kушнаренко, Mәләвез, Тәтешле, Tуймазы районнарында күзәтелә.

Юл-транспорт һәлакәтләрендә үлгән кешеләр санының артуы Уфа шәһәре юл идарәсенә караган биләмәләрдә, Нефтекама, Салават, Сибай, Күмертау, Бөре, Mәләвез, Tуймазы, Әбҗәлил, Әлшәй, Бишбүләк, Бүздәк, Борай, Гафури, Дуван, Дүртөйле, Илеш, Kалтасы, Бөрҗән, Ярмәкәй, Зилаер, Шаран районнарында теркәлгән.

Автомобиль йөртүчеләрнең гаебе аркасында 2649 юл-транспорт вакыйгасы булды, җәяүлеләрнең гаебе аркасында 267 авария теркәлде. Эчкән килеш машина белән идарә итүчеләр 291 юл-транспорт һәлакәте тудырган, аларда 61 кешенең гомере өзелгән, 300 дән артыгы авыр тән җәрәхәтләре алган.

Юл-транспорт һәлакәтләренең төп төрләре: бәрелешүләр - 1372, җәяүлеләр белән бәрелешүләр - 815;  транспортны аудару - 185; киртәләр белән бәрелешләр - 122. Быел бәрелешләр саны Октябрьский, Сибай, Бөре, Мәләвез, Әлшәй, Архангель, Баймак, Борай, Бөрҗән, Гафури, Дүртөйле, Зилаер, Иглин, Калтасы, Караидел, Краснокама, Күгәрчен, Тәтешле, Чишмә һәм Шаран районнарында арта төшкән.

Юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре: юл киселешендә кагыйдәләрне бозу - 509, алдагы транспорт белән ераклыкны дөрес сайламау - 314, җәяүлеләр кичүендә кагыйдәләрне бозу - 215, каршы як юлга чыгу - 156.

Балалар транспорт эчендә булган вакыттагы аварияләр саны да арта. Шулай ук 10 ай эчендә 404 (+ 16,4%) юл-транспорт вакыйгасы балигъ булмаганнар катнашында булган. Аларда 16 (+ 45,5%) баланың гомере өзелгән, 453 бала (+ 21,1%) җәрәхәтләнгән. Юл хәрәкәтендә балигъ булмаганнар катнашындагы аварияләр дәрәҗәсенең артуы Уфа, Салават Сибай, Стәрлетамак, Кумертау, Әлшәй, Архангель, Баймак, Бакалы, Бәләбәй, Бөре, Белокатай, Благовещен, Борай, Бөрҗән, Федоровка, Иглин районнарында күзәтелә.

Ике елдан да азрак машина йөртү тәҗрибәсе булган машина йөртүчеләр катнашында 136 авария теркәлде, нәтиҗәдә 20 кеше үлде, 192 кеше тән яралары алды.

Пассажир транспорты йөртүчеләре гаебе аркасында 67 авария булды, аларда 11 кешенең гомере өзелде, 115 кеше яраланды.

Урамнарның һәм юлларның канәгатьләнерлек булмавы сәбәпле 1035 юл-транспорт һәлакәте булган, бу гомум аварияләр санының 33,5 процентын тәшкил итә.

2021 елның 10 ае өчен 3 миллион 549 мең 925 административ хокук бозу ачыкланды, шуларның 67мең 613е - тупас.

Суд органнары үз карарлары нигезендә 9781 водительне машина йөртү хокукыннан мәхрүм иткән.

Узган ял көннәрендә юл кагыйдәләре үтәлеше һәм транспортка спиртлы эчемлекләр кулланган килеш идарә итүче кешеләрне ачыклау максатында чираттагы рейдлар булып үтте. Юлларда җитди тикшерүләр булачагы хакында алдан кат – кат хәбәр ителсә дә киңәшкә колак салмаучылар һәрчак табылып тора инде ул.

Уфа территориясендә Дәүләт юл инспекциясе хезмәткәрләре меңгә якын машинаны тикшергән, алар арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү буенча 140 тан артык төрле хокук бозулар теркәлгән. Республика башкаласы юлларында 19 машина йөртүче исерек хәлдә машинага идарә иткәндә тотылган. Шушы ук рейдлар барышында республика районнарында 2200 юл йөрү кагыйдәсен бозу теркәлгән, 47 исерек водитель тотылган. Министрлык машина йөртүчеләрне бу саннар һәм кисәтүләр нигезендә кирәкле нәтиҗәләр ясар дип өметләнә һәм  Башкортстанда рейд чараларының дәвам итәчәген искәртә.

Агымдагы елда эчкән килеш руль артына утырып авария ясаучыларның иң күп очрагы- Уфа (61 авария), Баймак (12), Белорет (10), Туймазы (9), Ишембай (8) районнарында, шулай ук ​​Сибайда. Октябрьский, Дуван районнарында 7 факт теркәлгән.

Фото: gorobzor.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас