Хәвеф-хәтәр
15 ноябрь 2021, 06:25

Поши да үлгән, пассажир да...

Барысы да бер мизгелдә була...

Поши да үлгән, пассажир да...Поши да үлгән, пассажир да...
Поши да үлгән, пассажир да...

   Уфа янында яшь кенә бер шофер пошины бәрдергән: пассажир  да,  поши да  үлгән.

     Авария водителе -  «Лада Приора»  хуҗасы - Караидель районыннан 24 яшьлек егет. Ул 62 яшьлек пассажир белән Бөре шәһәре ягына китеп барган булган.  Бер мизгелдә машиналар йөреп торган  юлга  поши чабып чыккан һәм  машина тәгәрмәчләре астына эләккән...

     Өлкән яшьтәге ир-ат ашыгыч ярдәм бригадасы килгәнче үлгән,  поши  да җан тәслим кылган.  

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас