

Күптән түгел үзем белән булган бер хәл турында язып үтәсем килә. “В контакте” социаль челтәрдәге битемә хат килгән. “Тиз арада күп итеп акча эшлисегез киләме?” дип сораганнар. Мондый хәбәрләр еш килеп тора. Гадәттә, косметика фирмалары бизәнү әйберләре сатарга тәкъдим итеп язалар. Андый хәбәрләр ачуны чыгарса да, күнегеп беттек бугай инде. Бу юлы исә хат сәер күренде. Миңа язган егеттән (фотосурәтендә яшь, матур егет тора) ничек итеп акча эшләп булуы турында сораша башладым. Ул яшереп тормады, күрсәтелгән адрес буенча наркотик матдәне барып аласың да икенче урынга илтеп куясың икән. Бер авырлыгы да юк имеш. Атнасына 50 мең сум эш хакы чыга. “Әгәр тотылсам?” – димен. “Монсы инде сезнең проблема”, - диде. “Шуның өчен, җаваплылыгы артык кыйммәт булганы өчен эш хакын күп түлибез”, - дип җаваплады.
Мин уйларга сүз бирдем.
Эш хакын банк карточкасына салып барачаклар икән. Ахирәтем исә, бу эшне полиция хезмәткәрләре оештырырга да мөмкин, дигән шиген белдерде.
Интернет челтәрендә карап утырганда минем кебек хәлгә тарый язганнарның вакыйгаларына тап булдым. Интернетта аена 25 мең сум эш хакы вәгъдә итеп суши барларга эшкә чакыручылар, чынында исә, наркотик сатып йөрергә тәкъдим иткәннәр. Наркомания чиреннән гаҗиз булган бер кызыкай: “Мин наркотик сатып алмадым, миңа аны саттылар”, - диеп язган. Я, Ходай, кемнәрдер зур акчалар эшлү теләге белән адәм балаларын наркомания сазлыгына кереп батарга мәҗбүр итәләр түгелме соң? Аларны үзләренең даими клиентлары ясыйлар, ул якты дөнья белән хушлашкач яңаларын табалар. Яңа клиентлар тапкан өчен сатучылар бонуслар, премияләр ала...
Шунсы аянычлы: үсмер яисә яшь кеше наркотик матдәне үзе теләп кабул итмәскә дә мөмкин. Аны менә шундый наркобизнестагы акча эшләү белән мавыккан кешеләр наркомания сазлыгына батырачак. Аннары, яшүсмерләр арасында мәктәптән соң азрак акча эшләп алу теләге бар. Тиз арада зур акчалар эшләү өчен вәгъдә итүче наркобизнесменнар капканына эләгеп, яшьтән хөкем эскәмиясенә эләгүләре бар. Өйдән чыкмый гына 25 мең сум акча эшләргә тәкъим итүче бер сайтка шалтыраттым. Мәскәү шәһәрендәге суши-барга интернет аша гына заказларны кабул итеп утыручы кирәк, имеш. Кайсы шәһәрдә яшәвегез мөһим түгел диелгән. Электрон адресларына үзем турындагы мәгълүматларны калдырдым. Ике көннән миңа шундый эчтәлекле хат килде: “Безнең интернет-кибет тарта торган спайслар сату белән шөгыльләнә. Эш хакы аена 60 мең сум. Бөтен эш тә интернет аша алып барыла. Клиент онлайн-чатта сезгә җавап бирә, хакын электрон кошелек аша түли, сез акчаның кергән-кермәгәнен тикшереп торасыз һәм товарны кайдан барып алырга икәнен аңлатасыз”.
Шулай итеп, монсы да кешене, акчага кызыктырып, җинаять юлына этәрүче “эш” булып чыкты. Эчке эшләр министрлыгында аңлатуларынча, җинаятьчел төркемнәр мондый тыелган матдәләрне сату өчен контактсыз системалар куллана. Керемне арттырыр өчен күбрәк кеше җәлеп итәргә тырышалар. Вербовкалау өчен социаль челтәрләр, смс-хәбәрләр кулланыла.
Полицейскилар әйтүенчә, наркотик сатучылар наркотик матдәләрне кечкенә пакетларга тутыралар, курьерлар аларны подъездларга, полисадникларга кертеп яшерә. Яшергән урыннар диспетчерларга хәбәр ителә, алары үз чиратында клиентларга акча күчерү өчен исәпләр җибәрә һәм акча күчкәннән соң товар яшерелгән адресны хәбәр итәләр. Полиция хезмәткәрләре мондый эш белән шөгыльләнүчеләрнең, интернет-сайтларда диспетчер булып эшләүчеләрнең җинаятьчел төркемнең әгъзалары булулары турында кисәтә. Наркотик һәм психотроп матдәләрне саклаган өчен 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү карала. Әгәр дә аларны сатуга кысылышы барлыгы ачыкланса, кешене гомерлеккә төрмәгә утыртырга мөмкиннәр.
Адвокат Евгений Ермилов әйтүенчә, тарта торган катнашмалар тәмәке генә түгел, ә наркотик булып исәпләнә. Күп очракта мондый кармакка студентлар эләгә икән һәм алар бандага эшләп йөрүләрен аңламый да калалар. Әгәр полиция хезмәткәрләре кулларыннан тотса, закон алдында барсы да бертигез җавап бирәчәк.
Русия наркобизнесында героин, анаша, марихуана, экстази кебек товарлар үтемле. Наркобизнесны наркоканаллар - наркотикларның “йөрү” юллары - барлыкка китерә. Наркомафия әгъзаларын бер нәрсә – ничек тә булса күбрәк акча эшләү теләге берләштерә.
Нигездә, наркотикларны икътисады үсештә булмаган хәерче илләрдә үстерәләр һәм икътисады алга киткән илләрдә сатарга тырышалар. Наркобизнес белән үткән гасырның 20 нче елларында Америка гангстерлары шөгыльләнгән. Европада һәм Ерак Көнчыгышта сатып алынган героин АКШка кертелгән. Икенче бөтендөнья сугышында һәм сугыштан соң наркобизнес зәгыйфьләнеп тора. Әмма 20 нче гасырның урталарыннан яңадан гөрли башлый. Беренче булып җинаять юлына яңадан АКШ баса. Аннан дулкын Япония белән Көнбатыш Европага да күчә.
Дөньяда, төрле чыганакларга караганда, 200 млн кеше төрле наркотик матдә куллана. Шуларның 140 млны марихуана тарта, 13 млны кокаин куллана, 8 млныгероин энәсендә утыра.
Русиядә әледән-әле наркотик сатып йөрүче яисә илгә алып керергә маташучы курьерлар кулга алына, әмма бу гына наркоканалларны яба алмый. Русиядә беркемнең дә көче җитмәгән җинаятҗьчел территорияләр бар. Анда, нигездә, этник төркемнәр эшли, аларның саны 10 млн кешегә җитә. Әзербайҗан, үзбәк, чегән, таҗик-әфган этник төркемнәре наркобизнес белән шөгыльләнә.
Русиядә гашиш белән героин җитештерә торган идән асты лабораторияләре артканнан-арта. Элегрәк анда химия факультетында белем алучы тәҗрибәсез студентлар эшләсә, хәзер чын химик-профессионаллар хезмәт сала. Икенчедән, кибетләрдә аракы бәяләре өскәрәк үрмәләгән саен, наркотик сатучылар аның хакын төшереп үзләренә күбрәк клиентлар җәлеп итәргә тырышалар. Хәтта беренче дозаны бушка да бирергә ризалар. Экспертлар фикеренчә, наркобизнесның еллык кереме 3 млрд доллар тәшкил итә. Дәүләт тә наркомания белән көрәшкә зур-зур чыгымнар бүлә. Русиягә иң зур куркыныч Әфганстаннан яный. Дөньядагы наркотикларның 93 проценты нәкъ шушы илдә җитештерелә. Әлеге вакытта Әфганстаннан Русиягә елына 12 тоннан чиста героин кертелә, диләр
Әфганстанда мәк үстерүне президентлары халыкара басым астында берничә ел элек тыйган иде. Әмма бу юнәлештәге һәр адым урындагы халыкның актив каршылыгы белән очраша. БМО күрсәткечләренә караганда, былтыр Әфгантанда мәк 193 мең гектар җиргә чәчелгән. Һәм ул елдан-ел арта бара.
Русия өчен икенче куркыныч тудырган ил – Украина. Белгечләр бу илне наркотранзит белән шөгыльләнүче дөньяви лидерлар исемлегенә кертә.
Эльвира Әсәдуллина