

13 ноябрьдә Чиләбе өлкәсенең Сатка районында Мәскәү-Чиләбе юлында коточкыч авариядә алты кеше һәлак була. Бу мизгелне видеорегистратор камерасы төшереп ала. «Вести» каналы шул кадрларны күрсәтте.
Төбәк буенча ЮХИДИ хәбәр иткәнчә, 36 яшьлек хатын-кыз Mitsubishi Lancer машинасы белән идарә итә. Рөхсәт ителгән урында алдагы машинаны узгач, ул идарәсен югалта һәм каршыга килә торган «Лада Калина» машинасына бәрелә.
Шуннан соң «Лада Калина» юл кырыена төшеп китә, түбәсенә әйләнеп каплана. «Лада Калина» йөртүчесе, салондагы өч пассажир үлә. Алар белән бара торган 20 яшьлек кыз исән кала, аны хастаханәгә озаталар.
Mitsubishi машинасын йөртүче хатын, аның белән бара торган 37 яшьлек ир-ат та һәлак була, диелә хәбәрдә.
Чыганак: "Интертат"