Хәвеф-хәтәр
14 ноябрь 2021, 14:38

Русиягә тагын коронавирус озатырга уйлаганнар?

Менә сиңа мә!

Русиягә тагын коронавирус озатырга уйлаганнар?Русиягә тагын коронавирус озатырга уйлаганнар?
Русиягә тагын коронавирус озатырга уйлаганнар?

Кытайның Хэйхэ шәһәрендә (Русия белән чиктәш Хэйлунзцян провинциясендә) Русиягә импортка чыгарырга әзерләнгән товарларда коронавирус табылган. ТАСС хәбәр итүенчә, бу турыда шәһәрнең чирләрне профилактикалау һәм контрольда тоту үзәге хәбәр иткән.

Документка ярашлы, коронавирус KONTI шоколад вафлиларында,  кавын тәме белән желе кәнфитләрдәһәм коры сөт порошогында табылган. Ничә кап зарарлануы турында язмаганнар.

27 октябрьдә Хэйхэ шәһәрендә яңа коронавирус инфекциясенең очрагы теркәлгән булган. Озак та үтми ул шәһәрне карантинга яптылар.

Чыганак:  lenta.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас