Хәвеф-хәтәр
14 ноябрь 2021, 14:58

Бозлы суда озак тора алмас иде...

Ярый коткаручылар күреп калганнар...

bashinform.ru Бозлы суда озак тора алмас иде...bashinform.ru Бозлы суда озак тора алмас иде...
Бозлы суда озак тора алмас иде...Фото:bashinform.ru

Башкортстан елгалары һәм күлләре боз белән каплана башлады. Гаддәтән тыш хәлләр буенча министрлыкның Башкортстан Республикасы буенча идарә хезмәткәрләре бозның калынлыгын тикшерәләр. Шундый тикшерү барышында алар фаҗигагә юлыга язган балыкчыларны да коткаралар...

Павлов сусаклагычында 27 һәм 29 яшьлек ике балыкчының көймәсе сүнгән һәм аларга кул белән ишүдән башка чара калмаган. Ярый коткаручылар бу вакытта рейдка чыккан булганнар һәм аларны күреп калганнар...

Дүртөйледә Агыйдел елгасында 35 яшьлек ир дә  шундый ук хәлдә калган. Ул моторлы  көймә белән икенче ярга чыккан һәм кире үз ярына чыга алмаган: моторы сүнгән. Аңа да ярдәмгә рейдта йөргән коткаручылар килгән.

Салават районында Юрүзән елгасында ир кешенең хәле аянычрак булган: коткаручылар аны күргәндә ул билдән салкын суда булган. Алар ирне ярга алып чыгып, өенә итеп куйганнар.  

“Ул күпернең тимерләренә тотынып тора иде һәм ярдәмгә чакыра иде”, - дип сөйләгәннәр коткаручылар. Коткаручыларның нәкъ шушы вакытта аның яныннан үтеп барулары могҗиза булган. Бозлы суда озак тора алмас иде...

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас