Хәвеф-хәтәр
14 ноябрь 2021, 17:01

Берьюлы - алты кеше

Юл газабы - гүр газабы...

Берьюлы - алты кешеБерьюлы - алты кеше
Берьюлы - алты кеше

Бүген, 14 ноябрьдә, Белорет-Стәрлетамак юлының 35 километрында Бөрҗән районында яшәүче 38 яшьлек водитель, “Лада Гранта” машинасы белән идарә итеп, каршысына килүче Chevrolet Cobalt  (руль артында 30 яшьлек  ир булган) белән бәрелешкән.

Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсендә хәбәр итәләр.

Авария урынына килеп җиткән коткаручылар каза күрүчеләрне машиналардан чыгарганнар. Автомобильләрдә барлыгы 10 кеше булган, шул исәптә 4 бала да бар.

“Үлүчеләр юк,  җәрәхәтләнгән 6 кеше арасында бер бала да бар. Алар барысы да үз аңында һәм Белорет үзәк район дәваханәсенә озатылган. Юлда транспорт хәрәкәтенә берни комачауламый. Авария сәбәбе ачыклана”, – диләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас